Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Русияне үз карарыннан чигенергә чакырды


НАТО илләре Русиянең Көньяк Осетия һәм Абхазия республикаларын тану карарына яңадан борчылу белдерде. Брюссельдә үткән җыенда, НАТО илчеләре Русияне бу карарыннан чигенергә чакырды. Тану гамәле БМО Иминлек Шурасының Грузиянең бөтенлеген тану турындагы карарларына каршы килә, ди НАТО вәкилләре.
НАТО белдерүендә, Русиянең бу гамәле, илнең Кавказда тынычлык урнаштыручы һәм иминлек саклаучы көч булуында шик тудырды, диелә.
Элегрәк, Грузия тышкы эшләр министры Екатерина Ткешелашвили, Грузия Мәскәүдән үзенең дипломатларының күбесен чакыртып алды, дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG