Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам академиясе, өченче көн


Уралдагы Маяк комбинатында 1990 елда туктатылган реактор фотосы. Фәүзия Бәйрәмова шул комбинаттан зыян күргән татарлар турында сөйләп МАГАТЭ экспертын ачуландырды.
Уралдагы Маяк комбинатында 1990 елда туктатылган реактор фотосы. Фәүзия Бәйрәмова шул комбинаттан зыян күргән татарлар турында сөйләп МАГАТЭ экспертын ачуландырды.

Фәүзия Бәйрәмова Уралдагы татар авылларында булган атом-төш фаҗигасе турында сөйләде.

Казанда Ислам дөньясы фәннәр академиясенең 16-нчы фәнни конференциясенең өченче көне узды. Дәвамы мәдәни чараларга бай булачак. Ә сишәмбе һәм чәршәмбе көнне исә кунак галимнәр аерым фәнни темалар буенча фикер алышты.

Чыгыш ясаучылар арасында фән "йолдызлары" гына түгел, ә билгеле татар зыялылары да бар иде. Әйтик, Румыния татарларыннан билгеле шәхес, Румыниянең Төрекмәнстанда элек илчесе булган, бүген исә Азәрбәйҗанда илче булган Җәмил Тасин. Ул фәнни ачыш ясамады. Илче бу чарага гадәти мөнәсәбәтен әйтеп, Румынияне танытып чыгыш ясады.

Кешегә зарарлы атом-төш

Ә язучы Фәүзия Бәйрәмова Уралдагы татар авылларында булган атом-төш фаҗигасе турында сөйләде. Аның чыгышы Татарстан фәннәр академиясы журналистлар өчен тараткан документларда "Татарстан фәне, сәясәте, матбугатында табигатьне саклау һәм атом-төш куркынычы. "Азатлык" милли партиясе рәисе доктор Фәүзия Бәйрәмова", дип теркәлгән иде. Чынбарлыкта андый партия юк. Ә чыгышы атом-төш куркынычы турында иде.

Фәүзия Бәйрәмова - язучы гына түгел, ә галим дә. Ул тарих фәннәре кандидаты. Ул үзе журналистлар өчен тараткан чыгышына "Экология һәм иминлек" дип язган иде. "Атом-төш сугышы булмаган очракта да радиация чыганагы булган бу коралның әйләнә-тирә табигатькә һәм кешегә зарары коточкыч зур. Хәзер шуны бер ил һәм бер төбәк мисалында дәлилләп китәргә телим", дип языла анда.

"Чиләбе өлкәсенә урнашкан “Маяк” атом берләшмәсе, анда инде 60 ел буе атом бомбасы өчен плутоний әзерләнә һәм биредә бөтен Европаның атом калдыклары саклана. Бүгенге көндә “Маяк” берләшмәсендә 1 миллиард кюри атом калдыклары саклана, бу бөтен җир шарын берничә минутта юк итәргә җитә. Шулай ук биредә 25 тонна плутоний-239, 200 тонна уран-235, тагы 30 тонна коммерческий плутоний, ягъни, АЭС һәм су асты атом көймәләре ягулыкларын эшкәртүдән барлыкка килгән плутоний саклана. Бүгенге көндә “Маяк” берләшмәсе территориясендә 331 атом каберлеге, каты атом калдыклары белән тулган 17 күл бар, алар теләсә кайсы вакытта ярларыннан ташып агарга мөмкиннәр. “Маяк” берләшмәсе урнашкан Озерский шәһәре астында атом диңгезе барлыкка килгән, ул елына 80 метр тизлектә Чиләбегә таба хәрәкәт итә, теләсә кайсы урында елга-күлләргә бәреп чыгып, халыкны радиация белән агулый", - дип әйтә тарихчы галимә. Әмма китерелгән бу саннар һәркемгә дә ошамады.

Бәйрәмова чыгышы МАГАТЭ экспертына ошамады

“Маяк” атом берләшмәсе үзенең радиоактив калдыкларын Теча елгасына ташлап бара, ә Теча елгасы Исәткә, Исәт – Тубылга, Тубыл – Иртышка коя. Бу исә урал һәм себер татарының туган иле. Әйтик, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районында зур татар авыллары бар, аларда мөселманнар яши. Кайчандыр 4-5 мең кеше яшәгән, мәктәп-мәдрәсәләре, 3 мәчете булган Мөслим авылы бүген үлем чигенә килеп җиткән.

Ә Татарстан академигы Роберт Ильясов татар телендә ясалган чыгышка ризасызлык белдереп, аны "фәнни түгел" дип тапты. Дәлилләрне ул “фәнни яктан расланмаган” диде. Бәхәскә керүче Роберт Ильясов - биология фәннәре докторы, радиобиология галиме, экология буенча профессор. Казанда да укыта, берочтан Казахстан милли авыл-хуҗалыгы университетында мактаулы профессор да. Ул академикларның фәнни җыелышына экология сораулары буенча утырышка килгән булган. Тик Татарстандагы җыелыш “коры фәнни” генә түгел, ул “сәясәтчеләр һәм галимнәрнең якынаюы” кысасында узды. Аны гомумән, сәяси очрашу, дип тә атадылар.

Татар галимнәре читтә дә танылуга өметләнә

Шулай да җыелыш беренче чиратта татар проблемаларын ачу өчен ясалмаган. Ул башка фәнни юнәлешләрдә дә хезмәт итүче татар галимнәрен танытуга өмет итә. Әйтик Казанга утыздан артык илдән сиксәннән артык галим килгән. Татарстан галимнәре, чит илдәге коллегалары киләчәктә алар данын да инде арттырыр, рекламалар, дип өметләнә.

Татарстан фәннәр академиясы президенты Әхмәт Мазһаров Ислам фәннәр академиясенең “Ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен фән, технологияләр һәм инновацияләр. Сәясәтчеләр һәм галимнәрнең якынаюы” исемле уналтынчы фәнни конференциясен уңышлы узды, дип саный. “Фәнни кунаклар Татарстандагы фән үсешен, безнең галимнәрнең талантын үзләре күреп китә”, диде ул.

Ул, бу конференция татар галимнәре белән дөнья фәне арасында хезмәттәшлекне киңәйтте, ди. Мазһаров сүзләренә караганда, фән өлкәсендәге ачышлар, мәгълүматлар белән уртаклашу өчен, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәренә республика чикләреннән читкә чыгарга кирәк.

Русия Ислам илләре белән дуслыкка өмет итә

Ә Русия куркынчысызлыгы яки куәте турында уйлаучылар исә Русиянең тәэсире Ислам дөньясында бу чарадан соң тагын да артыр, дип өметләнә. Шулай иттереп, фәнни чара Русия өчен сәяси һәм дипломатик максаттан отышлы булды, дип табылды.


Билгеле булганча, 2006 елның августында Казанда «Русия – ислам дөньясы» исемле стратегик күзаллау төркеменең халыкара форумы да узды. Ә 2008 елның июнендә Ислам Үсеш Банкы белән берлектә халыкара инвестицияләр конференциясе оештырылды. Ислам дөньясы фәннәр академиясе зур тәэсирле Ислам конференциясе оешмасы илләренең фәнни-техник мәсьәләләр буенча киңәшчесе дә бит әле.

Профессор Мансур Хәкимов, Мәскәүдәге Русия куркынычсызлыгы, саклау һәм хокуки тәртип проблемалары атлы академия җитәкчеләренең берсе. Ул Русия бу ислами академия җыелышы аша ОИК оешмасына да киң итеп ишек ача, дип искәрткән иде. “Без Русиянең шул оешмада тулырак вәкаләткә ия булуын теләр идек”, - ди ул.

XS
SM
MD
LG