Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко: Русиянең башка чарасы юк иде


Беларус президенты Александр Лукашенко, Русиянең Көньяк Осетиянең һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген танудан башка чарасы юк иде, дип белдерде. Бу хакта Беларус җитәкчесенең Русия президенты Дмитрий Медведевка җибәрелгән рәсми хатында әйтелә. Шушы документта Уртак Иминлек Килешүе Оешмасына керүче илләрнең Абхазия һәм Көньяк Осетиягә карата мөнәсәбәтен билгеләү кирәклеге турында да әйтелә. Беларус, Русия, Әрмәнстан, Кахазстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан кергән бу оешманың җыены 5 сентяберьдә үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG