Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда католик чиркәү ачылды


"Изге хачны торгызу" католик үзәге элекке чиркәү урынына төзелгән. Иске бина Советлар заманында тартып алынган булган һәм анда техник университет өчен аэродинамик торба куелган. Торбаны бинаны җимермичә алып булманга күрә, Казан хакимиятләре яңа чиркәү төзергә булган.

2004 елда, Казанга Рим папасы Иоан Павел II тапшырган Казан изге ана иконасының борынгы күчермәсе кайтарылган иде. Католик чиркәүне мәхәлләгә кайтару вәгъдәсе ул вакытта бирелде.
Шушы католик чиркәүнең ачылышында һәм изгеләштерүендә Ватиканнан килгән рәсми вәкилчелек катнашты.
Казанда 200ләп католик дине тарафдары бар дип санала.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG