Accessibility links

БМО агентлыгы Грузиядәге качакларны санаган


БМОның качаклар эшләре агентлыгы мәглүматларга караганда, хәрби низаг вакытында, Грузиянең Гори шәһәре һәм Көньяк Осетия арасындагы буфер зона җирләреннән меңнәрчә кеше качып китәргә мәҗбүр булган. Качаклар эшләре агентлыгының сүзчесе, Грузиядә 2,300 кеше качак итеп теркәлгән, аларның 800 - чатырларда яши, дип әйткән. БМОның агентлыгы вәкиле белдергәнчә, яңа килгән качаклар гаскәрләр тарафыннан куркытылуы һәм талануы турында әйткән.
XS
SM
MD
LG