Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда поезд 3 кешене бәргән


Татарстанның Васильево-Юдино арасындагы тимер юл кисешендә шимбә көнне тиз йөрешле Мәскәү-Казан поезды 3 кешене бәргән.

Аларның икесе - бер ир һәм бер хатын үлгән, бер хатын Васильево хастаханәсенә салынган.

Тимер юл аша тиешле урында чыгучылар каршы яктан икенче бер поезд килү сәбәпле тиз йөрешле поездны күрмәгән дип уйланыла.

Поезд йөртүче ул кешеләрне соң күрү сәбәпле поездны туктатырга өлгермәгән.
XS
SM
MD
LG