Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллылар Риза Фәхретдиннең туган ягында булды


Татар дөньясының танылган галиме Риза Фәрхетдиннең олы юбилеена санаулы айлар калып бара.

Чаллы җәмгыятьчелеге шушы уңайдан кайбер эшләрне башлап җибәрде. Китапханәләрдә галим иҗаты турында сөйләшүләр булды. Милли хәрәкәт активисты Әнүрбәк Гобәйдуллин тәкъдиме белән Чаллы Татар иҗтимагый үзәге бер утырышын Риза Фәхретдиннең 150 еллык юбилеена багышланды.

Анда галимнең туган ягы Әлмәт районына сәфәр оештыру турында сүз булган иде. Шушы арада Чаллылар 2 автобус белән бу яклардан әйләнеп кайтты. Сәфәрне оештыручылар, анда баручылар максатларына ирешкәнме? Иҗтимагый үзәк рәисе Рәфис Кашапов болай дип җавап бирде:

“Сәфәрдә укытучылар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, студентлар катнашты. Аның нәтиҗәсе булыр, бөек шәхесләрне барлау кирәк эш дип саныйм. Кызганыч, 20ләп кеше бара алмады, автобусларда урын җитмәде.”

Ә менә Әлмәт якларына сәфәр барган журналист Әгния Миннебаевага Риза Фәхретдин музее, аның борынгы мираска бай булуы ошаган.

XS
SM
MD
LG