Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Грузиягә күзәтүчеләр әзерли


Европа Берлеге октябрь башына Грузиядә цивиль күзәтүчеләр төркеме булдырырга җыенуын белдерде.

Берлекнең тышкы сәясәт өчен җаваплы югары вәкиле Һавиер Солана бу мәсьәлә Берлек илләре тышкы эшләр министрларының җомга көнне Франциядә башланучы очрашуында каралачак диде.

Күзәтүчеләр төркеме узган айда Русия белән Грузия арасындагы сугышны туктаткан килешүнең үтәлешен күзәтәчәк.

Солана әйтүенчә, хәзер Грузиядә инде 40-лап күзәтүче эшли.

Русия Көньяк Осетия белән Абхазия янындагы иминлек зонасын күзәтү өчен халыкара төркем җибәрүне хуплавын белдерде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы мондый төркем Европа Берлеге ярдамендә Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы мандаты нигезендә эшли алыр иде ди.
XS
SM
MD
LG