Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русия милициясенең журналистны үтерүенә борчыла


Кушма Штатлар Русия хакимиятләрен Ингушетиядә оппозицион журналист Магомед Евлоевның милиция тоткарлау үзәгендә атып үтерелүен тикшерергә чакыра.

Дәүләт департаменты сүзчесе Шин МакКормак якшәмбе көнне тоткарланган Евлоевны башына атып үтерү бик тә борчулы гамәл диде.

Милиция әйтүенчә, оппозицион ingushetiya.ru сәхифәсе хуҗасы Евлоев милиция пистолетына таба бара башлагач атып үтерелгән.

Евлоев тарафдарлары һәм хокук яклау төркемнәре бу республикада тәнкыйть белдерүчеләрне бетерү өчен эшләнгән ди.
XS
SM
MD
LG