Accessibility links

Чейни Бакуда Алиев белән очрашты


АКШ вице-президенты Дик Чейни АКШ Кавказдагы беректәшләренең хәле яхшы булуын тели диде.

Ул моны Бакуда Азәрбәйҗан президенты Илһам Алиев белән бергә матбугат очрашуында чыгыш ясаганда әйтте.

Ул шулай ук Вашингтон Азәрбәйҗан белән энергия чыганакларын экспортлау өчен өстәмә юллар булдыру юнәлешендә эшләргә кирәк дип исәпли диде.

Чейни Азәрбәйҗанга бүген килде. Грузиягә гаскәр керткән өчен Русияне каты тәнкыйтьләгән Чейни бер атналык әлеге сәфәре барышында Тифлискә һәм аннан Киевка да барачак. Грузия дә, Украина да НАТОга кушылып Мәскәү тәэсиреннән котылырга тырыша.

Хәбәрләргә караганда, АКШ бүген Русия белән сугышта җимерелгән Грузияне төзекләндерүгә 1 миллард доллар бирәчәген игълан итәр дип көтелә.

Бүген Халыкара валюта фонды да Грузияне төзекләндерүгә 750 миллион доллар бирү турында нигездә килешүен белдерде.
XS
SM
MD
LG