Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” фиркасе газеталы булачак


Башкортстанда яңа бер газет чыга башлаячак. Ул “Бердәм Русия” фиркасе бүлекчәсе газетасы булачак.

“Бердәм Русия — Башкортстан” исемле ул гәзетаның тәүге сынау саны инде табадан да төште. Газета алдагы елда даими, атнага бер 8 000 тираж белән нәшер ителәчәк.

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов бу хакта фикерләрен белдереп: “Фирка бүлекчәсе республикада бүген бик көчле. Бу турыда республика парламенты һәм шәһәр шураларына узган сайлаулар да сөйли. Чөнки аларда күпчелек тавышны “Бердәм Русия”леләр җыйды”, диде. Сайлауларда “Бердәм Русия” бүлекчәсе штабын җитәкләгән Радий Хәбировның тавыш җыюда эшчәнлеген президент бөтенләй телгә алмады.

Рәсми булмаган чыганаклар бу ашык-пошык газет чыгаруны башкача аңлата. Аңа караганда, ул Радий Хәбиров вакыйгалары белән бәйле. Эш шунда, Хәбиров фирка бүлекчәсе тарафыннан әгъзалыктан чыгарылган иде. Мәскәүдә аны кабат әгъзалыкка тергезделәр, Уфада кабат алып ыргыттылар.

Фирка җитәкчелеге башбирмәс Башкортстан бүлекчәсенең бу кыланышын бер дә ошатмаган. Якын көннәрдә фирка бүлекчәсен тикшерү өчен Мәскәүдән комиссия килүе көтелә. Газет чыгару нәкъ шул комиссия алдыннан эш күрсәтү, дип хәбәр итә бәйсез чыганаклар.
XS
SM
MD
LG