Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент сүзчесез калды


Башкортстан президенты сүзчесе Азамат Абдрафыйков вазифасыннан китте.

Рәсми чыганаклар аның “үз теләге белән” китүен хәбәр итә. Ул бу кәнәфигә агымдагы елның 3нче апрелендә генә билгеләнгән иде. Аңа кадәр утырган Ростислав Морзагулов та нәкъ шулай - “үз теләге белән” китте.

Күрәсең, бу урынга башка “үз теләге белән” утырырга теләүче булмас дип, вазифа үзгәртелде. Хәзер ул президент хакимиятенең матбугат белән бәйләнеш бүлеге дип атала. Яңа бүлеккә җитәкче итеп Айрат Морзагалиев билгеләнде. Ул моңа кадәр Башкортстан телевидениесендә продюсер булып эшләде.
XS
SM
MD
LG