Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президенты Әрмәнстанга бара


Төркия президенты Абдулла Гүл шимбә көнне Әрмәнстанга бара. Моңарчы бер генә Төркия дәүләт башлыгының да Әрмәнстанда булганы юк иде.

Гүл Ереванга президент Серж Саркисян чакыруы белән 2010 елгы дөнья футбол беренчелегенә әзерлек уенын бергәләп карау өчен бара.

Гүлнең бу сәфәре Госманлы империясендә әрмәннәрне күпләп үтерүдән соң бер гасырга якын дәвам итүче дошманлыкны бетерүгә таба мөһим адым дип карала.
XS
SM
MD
LG