Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгълүмат давылы көчәйгәндә


Казанда заманча мәгълүмат технологияләрен гамәлгә кую максатыннан, ике көн дәвам итәчәк җыелышлар башланды. Бу чарада федераль җитәкчеләр дә катнаша.

Пәнҗешәмбе Казанның “Корстон” күңел ачу үзәгендә “Глобаль җәмгыяттә мәгълүмати коммуникация технологияләре” дип аталган алтынчы халыкара конференциясе ачылды. Бүгенге көндә, Казан технологияләр үзәге булырга тырыша. Шуңа күрә, бәлки түрәләрнең кайберәүләре бу өлкәдәге нечкәлекләрен әллә ни белеп бетермәсә дә, мондый чараларны мөһим вакыйга итеп кабул итә. Әлеге җыелышта катнашырга дип республикага мәгълүмати технологияләр федераль агентлыгыны башлыгы Владимир Матюхин килде. Моннан тыш бу чарага Русиянең төрле төбәкләреннән 400 артык белгеч җыелган.
Зур җыелышка кадәр премьер-министр Рөстәм Миңнеханов Владимир Матюхин белән аерым очрашу үткәрде. Биредә Татарстанда берничә проектны тәҗрибә рәвешендә эшләтеп карау турында сүз барган.
Җыелышта исә Рөстәм Миңнеханов республикада яңа технологияләрнең торышын болай бәяләде.
“Безнең төп макстан Татарстанда технологияләр өлкәсендә кластер булдыру. Бу турыда республика президентының карары да бар. Бу кластерны без технопарк нигезендә булдырырга ниятлибез. 2008 елда бу технопаркны булдырырга миллиард ярым сум акча тотылды. Моннан тыш Казанда IBM ширкәте белән бергәлектә тагын бер технологияләр үзәге төзелә. Бүгенге көндә Татарстанда технологияләр өлкәсендә 400дән артык ширкәт эшли. Аларда 20 меңнән артык эшче хезмәт итә. Технологияләр өлкәсендәге ширкәтләр елына 30 миллиард сум табыш китерә”, диде премьер-министр.
Конференциядә мондый җыелышларның файдасы бармы дигәнрәк фикерләр дә яңгырады. “Бер яктан карасаң, почта бар, хатлар китә, документлар белән эшлибез. Әкрен дисәк, яңа технологияләрнең дә тискәре яклары бар: ялган документлар, кул куюлар ешайды. Әмма барыбер дә ул 21 гасырда яңа технологияләрсез яшәп булмый”, ди Владимир Матюхин.

Бу өлкәдәге төп проблемаларны ул түбәндәгедән күрә:
“Иң элек яңа технологияләр өлкәсенә оперативлык җитми. Шулай ук электән килгән гадәт, дәүләт идарәләренең бу өлкә белән артык кызыксынмавын да искә алырга кирәк. Русиядә электрон хөкүмәт төзү мәсьәләсенә килгәндә, бүгенге көндә аның төзелүенә сәяси, икътисади яктан да шартлар тудырылган. Бары тик административ оештыру эшләре генә аксый”, ди Владимир Матюхин.
Конференция кысаларында яңа технологияләр белән шөгыльләнгән Русия ширкәтләренең соңгы эшләнешләре тәкъдим ителде. Биредә белгечләрдә иң күп кызыксыну уяткан яңалык, сигезгә унбиш метрлы зурлыктагы әйберләрне электрон вариантта төшерә ала торган сканер. Бу машинаны җитештерүчеләр киләчәктә Русиядәге барлык архивларны электрон вариантка күчерергә планлаштыра. Бүгенге көндә исә алар илнең кайбер төбәкләрендәге архивларны тикшергәннәр инде. Мәсәлән, алар тарафыннан Мәскәү университетының 700 тон авырлыктагы, 15 миллион диссертациясе электрон рәвеш алган. Бу проект белән шөгыльләнүчеләр һичшиксез бу проектның киләчәге бар, ди.
Җыелышта республикада яңа технологияләр өлкәсен камилләштерү турында озак кына сөйләшүләр алып барылса да, җирле IT белгечләр сүз уйнатып кына уңышка ирешеп булмый, дип саный. Алар фикеренчә, Татарстанда шул ук IBM кебек эре ширкәтләрнең берничә яхшы белгечтән торган үзенең тикшерү үзәкләре булдырылса, алар ширкәт эшләрендә алга алып барыр иде, республикада яңа технологияләр өлкәсен дә үстерер иде.
Конференциянең беренче көнендә эш 5 юнәлештә алып барылды. Алар – электрон хөкүмәт һәм яңа технологияләрнең дәүләт идарәсендәге өлеше; мәгълүмат иминлеге; заманча мәгълүмати технологияләр; яңа технологияләрнең мәгарифтәге роле; мәгълүмати технологияләрнең социаль һәм икътисадый роле секцияләре. Әлеге юнәлешләр буенча эш җомга көнне дә дәвам итәчәк. Конференция тәмамлангач президиум әгъзалары матбугат очрашуы үткәрер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG