Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШны Грузия агрессиясен көчәйтүдә гаепли


Русия АКШның һуманитар ярдаме һәм АКШ вице-президенты Дик Чейниның соңгы арадагы чыгышлары Грузиянең агрессив омтылышларын көчәйтә дип белдерде.

Чейни бүген Киевта Украина җитәкчеләре белән очрашыр алдыннан Русия тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе шундый белдерү ясады.

Кичә Тифлистә Чейни Русиянең Грузиядәге гамәлләрен хөкем итте һәм АКШ Грузиянең НАТОга кушылу ниятен нык хуплый диде.

Бу атнада АКШ сугыштан соңгы Грузияне төзекләндерүгә 1 миллиард доллар бирәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG