Accessibility links

Кайнар хәбәр

Райс Брюссельнең Русиягә мөнәсәбәтеннән канәгать


АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Европа Берлеге белән Кушма Штатларның Грузиядәге Русия гамәлләрен хупламаучы ачык белдерүләр ясавына бик канәгать булуын белдерде.

Райс шулай ук Русия Грузиядәге гамәлләре белән үзенә карата изоляцияне тагын да көчәйтә һәм мондый гамәлләр өчен түләргә кирәк булачагын аңлый башлый кебек диде.

Райс моны бүген Португалиядә кыска вакытлы сәфәре барышында әйтте.

Европа Берлегенең Грузия турындагы саммитында Берлек Мәскәүнең Грузиядәге гамәлләрен хөкем итсә дә, Берлекнең төп энергия чыганагы булган Русиягә каршы чикләүләр кертүдән тыелып калды.
XS
SM
MD
LG