Accessibility links

АКШ, Русия һәм Кытай Пхеньян атом эшчәнлеге турында сөйләште


Кушма Штатларның Төньяк Корея өчен махсус вәкиле Кристофер Һилл бүген Пекиңда Кытайның махсус вәкиле һәм Русиянең Кытайдагы илчесе белән очрашты.

Пхеньян берничә көн элек Вашингтон Төньяк Кореяны террорчы илләр исемлегеннән чыгармады дип Йоңбьон атом корылмасын ябу эшен туктатуын һәм аны яңадан торгызу мәсьәләсен каравын белдерде.

Бу 2003 елда башланган АКШ, Кытай, Русия, Япония, Төньяк һәм Көньяк Кореялар катнашында Пхеньянның атом эшчәнлеген туктату максатындагы сөйләшүләрдә зур уңышсызлык буларак карала.
XS
SM
MD
LG