Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия башкаларны Никарагуа үрнәгенә иярергә чакыра


Русия тышкы эшләр министрлыгы дөнья илләрен Абхазия белән Көньяк Осетия бәйсезлеген таныган Никарагуа үрнәгенә иярергә чакыручы белдерү белән чыкты.

Никарагуа Русиянең бу 2 сепаратист төбәкне бәйсез дәүләт дип тануына кушылган бердәнбер ил булып кала.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Никарагуаның җомга көнне рәсмиләштерелгән бу карарыннан бик тә канәгать булуын белдерә.

Белдерүдә бу карар үлчәнгән һәм ул Никарагуа белән мөнәсәбәтләрдә бик зур әһәмияткә ия булачак диелә.
XS
SM
MD
LG