Accessibility links

Асиф Али Зәрдари Пакыстан президенты итеп сайланды


Пакыстанда үтерелгән оппозиция җитәкчесе Бинәзир Бһуттоның ире Асиф Али Зәрдари президент итеп сайланды.

Федераль парламентның ике пулатында да, шулай ук дүрт төбәк шурасының өчесендә күпчелек Зәрдари өчен тавыш бирде.

Телевидение аша кыска чыгышында Зәрдари үз җиңүен демократиянең җиңүе дип атады.

Европа Берлеге һәм Иран Зәрдарины җиңүе уңаеннан котлады.

Хөкүмәт коалициясе парламентта импичмент белән янаганнан соң элекке президент Пәрвәз Мөшәррәф 18 августта вазыйфасыннан китте.

Пакыстандагы икътисадый проблемалар һәм сугышчан исламның күтәрелә баруы илдәге тотрыклылыкка куркыныч тудыра.

Бүген парламент һәм шураларда сайлау барганда Пешавар шәһәре янында бомба шартлап кимендә 15 кешене үтерде.
XS
SM
MD
LG