Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү белән Вашингтон арасында киеренкелек арта


Мәскәү белән Вашингтон тагын бер-беренә каты сүзләр әйтте.

Узган айда Русиянең Грузиягә гаскәр кертүе сәбәпле АКШ белән Русия арасында киеренкелек тагын да артты.

Шимбә көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Кушма Штатларның Грузиягә һуманитар йөкне хәрби кораблар белән китерүен провокация дип бәяләде
.
Бу атнада Азәбәйҗан, Грузия һәм Украинада булган АКШ вице-президенты Дик Чейни Италиядә чыгыш ясап Мәскәүне яңадан элекке куркыту һәм рәхимсез көч куллану ысулларына кайтуда гаепләде.
XS
SM
MD
LG