Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның югары мәхкәмәсе Грузия шикаятен карый башлады


БМОның югары мәхкәмәсе, халыкара юстиция мәхкамәсе бүген Грузиянең Көньяк Осетиядә һәм Абхазиядә "чистартуларны" туктату шикаяте нигезендә тыңлаулар башлады. Грузия вәкилләре, Көньяк Осетия һәм Абхазиядә грузиннарның эзәрлекләнәүен туктатырга чакыра һәм мәхкәмәнең Русия ягына бу канунсыз гамәлләрне туктату турында карар бирүен сорый.
Русия Грузиягә гаскәрләрен, Тифлисның Көньяк Осетиягә контролен кайтарырга омтылышыннан соң керткән иде. Русия шулай ук, Көньяк Осетия һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген таныды.
XS
SM
MD
LG