Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетия президенты оппозиция вәкиленең үлемен тикшерергә вәгъдә итә


Ингушетия президенты Мурат Зязиков, республика җитәкчелеге оппозиция вәкиле һәм Ингушетия.ру интернет сәхифәсе хуҗасы Магомед Евлоевның үлемен тикшерүгә зур игътибар бирәчәк, диде. Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында Зязиков, Евлоевның үлемен һәлакәт дип атады, аның өчен хакимиятләр җаваплы дип белдерде.

Магомед Евловев, 31 август көнне милиция тарафыннан тоткарланган мәлдә каты яраланудан үлгән иде. Җинаять эше “саксызлык белән үтерү” мәтдасе белән ачылган. Евлоевның тарафдарлары моны сәяси үтереш дип саный. Ингушетия.ру интернет сәхифәсенең яңа хуҗасы – оппозиция вәкиле һәм сәясәтче Макшарип Аушев.
XS
SM
MD
LG