Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция президенты Мәскәүгә килде


Франция президенты Николя Саркози Русия президенты Дмитрий Медведев белән Русия-Грузия низагы хакында сөйләшер өчен Мәскәүгә килде. Саркози Медведев белән Русия Грузиядән гаскәрләрен чыгару, анда европадан күзәтүчеләрне урнаштыру һәм Көньяк Осетия белән Абхазиянең киләчәге хакында халыкара сөйләшүләр алып бару мөмкинлеге турында сөйләшергә җыена.
Саркози белән бергә Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэль Баррозу һәм Европа берлегенең тышкы эшләр өчен җаваплы вәкиле Хавьер Солана килгән. Мәскәүдән соң алар Тифлиска барырга тиеш.
XS
SM
MD
LG