Русия тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе әйткәнчә, Русия Венесуэлла белән бергә Кариб дингезендә уртак хәрби күнегүләр үткәрергә җыена. Андрей Нестеренко әйткәнчә, Русиянең 4 хәрби корабы, ел ахырына кадәр Венесуэлланың портында торачак.
Нестренко, бу күнегүләр нинди булса илгә каршы юнәлтелмәгән һәм Кавказдагы кризиска бәйле түгел, дип белдерде.
Нестренко, бу күнегүләр нинди булса илгә каршы юнәлтелмәгән һәм Кавказдагы кризиска бәйле түгел, дип белдерде.
"Венесуэлла җитэкчелеге белән дөнья буйлап сәфәр барышында хәрби карабларның анда керүе турында нигез килешү инде күптән төзелгән иде. Ул хәзерге сәяси хәл һәм Кавказдагы кризис белән бәйле түгел", диде Нестеренко.
Әмма сәяси күзәтүчеләр, бу күнегүләр Русия белән АКШ арасында иминлекне саклау юнәлешендә киеренкелекнең артуына китерергә мөмкин, дип уйлый. Русия АКШ хәрби корабларының Грузиягә ярдәм алып килүенә борчылу белдергән иде.
Венесуэлла президенты Уго Чавес, Көньяк Америкада АКШны даими һәм иң каты тәнкыйтьләп килгән сәясәтче буларак танылган.