Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов Абхазия һәм Көньяк Осетиянең танылуын яклый


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Русия президенты Дмитрий Медведевның Абхазия һәм Көньяк Осетиянең мөстәкыйльлеген тану карарын хуплый. Бу хакта ул “Россия” телеканалына биргән әңгәмәсендә әйткән.

“Минемчә бу чара вакытлы һәм кирәкле иде. Андагы хәлләргә берничек тә түзеп торырга ярамый иде”, дип әйткән Рәхимов.

Рахимов Абхазия белән Башкортстанның дустанә мөнәсәбәттә торуын, Абхазиянең 1920 еллардагы ачлык вакытында республикага ярдәм иткәнен билгеләп үткән.
Tatar.ru хәбәр иткәнчә, Татарстан президенты Русия Дәүләт Шурасы утырышында катнашкан төбәк җитәкчеләре белән бергә Русия президентының Көньяк Осетиядәге низагны хәл итү тырышлыкларына яклау белдерде.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев: “милләтара низагларны көч кулланып хәл итергә тырышу көрчеккә териячәк”, дип әйткән булган.
XS
SM
MD
LG