Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучыны яклау


“Башкортстанда кеше һәм гражданнар хокуклары өчен” оешмасы рәисе Рәис Дәүләткуҗин Белорет районы мәхкәмәсе тарафыннан 8 елга хөкем ителгән иде.

Ул Белорет милициясе һәм эшкуарларының кырын эшләре турында Русия президенты һәм генераль прокуратурага мөрәҗәгать иткәч, Уфадан урлап алып китеп, Белорет тикшерү изоляторына ябылды. Аңа фашлаган документлары өчен акча таптыру гаебе белдерелде. Хокук яклаучының адвокаты Белорет мәхкәмәсе карары белән килешми республиканың югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүләрен белдерде.

Республиканың берләшкән оппозициясе исә Дәүләткуҗинны яклап пикет үткәрергә әзерләнә. Берләшкән оппозиция башы урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин сүзләренә караганда, югары мәхкәмәдә эш башланыр алдыннан һәр өч көн саен пикет оештырылачак. Аларда 23 җәмәгатьчелек оешмасының вәкилләре катнашачак.
XS
SM
MD
LG