Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд хатын-кызлары паспортына фото урынына бармак эзе куелачак


Рияд - Тиздән Согуд Гарәбстаны хатын-кызлары паспортында фотолар, бармак эзләренә алмаштырылачак. Шулай итеп, чиновниклар хатын-кызларның хәлен җиңеләйтергә уйлый. Чөнки күп кенә хатын-кызлар озак вакыт дәүләт оешмаларында булырга мәҗбүр, ә анда күпчелек ирләр эшләү сәбәпле, бу ислам кануннарын үтәүгә зыян сала.

“Әл-Мәдинә” газетасы белдерүенчә, бары шул сәбәпле генә дә күп кенә Согуд Гарәбстаны хатын-кызларының бөтенләй паспортлары юк икән.

Яңа реформалар исә беренче чиратта хатын-кызларның хокукларын яклау һәм аларның бәйсезлеген арттыру өчен эшләнә дип яза газета.
XS
SM
MD
LG