Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия парламенты “Көньяк агым” килешүен раслады


Русия “Газпром”ы Кара диңгез төбеннән Новоросийски порты аша Болгариягә, ә аннан ике юнәлештә: берсе - Италия көньягы, икенчесе - Австрия һәм Германиягә газ җибәрүне күздә тоткан “Көньяк агым” дип аталган газүткәргеч проекты нигезендә үз илендә төзүләр башлау өчен Сербия парламенты Русия белән хезмәттәшлек турында килешүне раслаган.

“Газпром” белән бергә газүткәргечнең диңгез өлешендәге төзелештә Италиянең Eni ширкәте, ә транзит илләр җирлегендә дәүләт нефть оешмалары катнашачак.

“Көньяк агым” проекты турында Русия элегрәк Болгария, Греция һәм Маҗарстан белән килешү имзалаган иде. Бу исә әлеге илләрдә төзелешне алып баруны һәм үзләре үк идәрә итүне күздә тоткан “Газпром” белән уртак оешмалар төзүне үз эченә ала.
XS
SM
MD
LG