Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТВда аш програмын алып барган премьер вазифадан читләштерелә


Бангкок - Тайланд конституция мәхкәмәсе премьер Самак Сундавереҗның ТВ каналында аш пешерү програмнарын алып барганы өчен конституцияне бозуын белдереп, вазифадан китәргә тиеш дип тапты.

Мәхкәмә конституциянең 257 маддәсен бозганы өчен премьерның вазифасы бетерелде, дип белдерде. Конституция мәхкәмәсең бу карары шулай ук хакимиятнең дә таратылырга тиеш булуын аңлата.

Шул ук вакытта хакимияттәге - Xалык хакимияте партиясе Самакны яңадан намзәт итеп билгеләнчәген белдерде.

Самак кичә мәхкәмә алдында, хосуси бер каналда аш пешерү програмын алып барган өчен эш хакы алуы турындагы гаепләүне инкарь итте.

Самак премьер булгач, ТВ програмнарына чыга башлаган иде. Тайланд конституциясенә күрә премьер-министр һәм башка башлыкларның хосуси ширкәтләрдә эшләве тыела. Әлеге мәхкәмә эше 25 май көне премьергә каршы багышланган урам җыеннары вакытында ачылган иде. Самакның вазифадан китүен сораган хөкүмәткә каршы булган төркемнәр 26 августтан бирле министрлык алдында җыеннар уздыра. Чыккан каршылык чараларыннан соң премьер мәсьәләне референдум аша чишәргә тәкъдим итсә дә, бу чаралар белән җитәкчелек иткән халык демократиясе иттифакы аны кире каккан иде.
XS
SM
MD
LG