Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диндар яшьләр саны арта


Гөлнара Мөхәммәтшина, дини хисләр яшь кешеләргә рухи терәк булып тора, ди.
Гөлнара Мөхәммәтшина, дини хисләр яшь кешеләргә рухи терәк булып тора, ди.

Халык фикерен өйрәнүчеләр Казанда татар яшьләре арасында динилек артуын күрә.

Халык фикерен өйрәнүчеләр Казанда татар яшьләре арасында динилек артуын күрә. Кайбер тикшеренүчеләр, бүген 37 процент чамасы татар яшьләре "даими мәчеткә йөри", дип хәбәр итә. Казандагы социолог Гүзәл Гүзәлбаева һәм петербурлы социолог Эдуарт Понарин дин тотучы мөселманнар санын исәпләгән. Татарстандагы 25 процент мөселман диндарга әверелгән, диләр алар. Моңа нигезләнеп, мөселман чыганаклары “Рамазан ае Татарстан өчен чын вакыйгага әверелде” дип яза.

Яшь мөселманнар саны арта

Казандагы яшьләр һәм мәчеткә йөрүче картлар да яшь мөселманнар саны артуын сизә. Тик яшь диндарлар каршылыкларга да очрый. Яулык киюче кызларны ата-аналары аңламый. Ә кайбер дини егетләр куәт органнары тарафыннан эзәрлекләнә.

Әңгәмәдәшебез еш кына яулык ябынучы, мәчеттә еш булучы Гөлнара Мөхәммәтшина.

“Мәчеткә йөрүчеләр арасында төрле кешеләр бар. Яулык бәйләп, барлык кануннарын да үтәп йөрүчеләр бар. Вәгазъ тыңлар өчен генә йөрүчеләр дә бар. Әйе, диндар татар яшьләре саны арта бара. Чөнки дин безгә рухи ярдәм күрсәтә, күңелдә ышаныч уята”, ди ул.

Ә Татарстандагы мөселманнарның 25 проценты диндарга әверелгән, диюче саннарны ул чынбарлыктан күбрәк дип саный.

“Алай ук түгел дип саныйм. Әмма шулай булуын теләр идем”, ди Гөлнара.

Үзен милләтпәрвәр дип таныштыручы студент кыз Миләүшә Закирова да дини чордашларын еш күрә. “Минем белән укучылар арасында андыйлар шактый. Алар саны 15-20 процент булырга мөмкин”, ди ул. Миләүшә, дини кешеләр милли гореф-гадәтләрне саклый, дип аларга карата зур ихтирамын искәртә.

Эстафетаны калдырасы

Мәсхүт абзый Садыйк исә “Ихлас” мәчете карты. Ул мәчеткә асылда картлар йөри икән. “Ә менә “Нурулла” мәчетенә гадәттә яшьләр килә”, ди ул. Мәчет карты яшьләрне мәчеттә еш күрүенә сөенә. “Эстафетаны аларга калдырасы бит”, ди.

Дингә килүче яшьләрне әти-әниләре кайбер вакытта аңлап бетерми. Беренче чиратта яулык ябынучы кызларга авыр. “Әти-әниләре, кирәкми, алай ябынмагыз дип аларны тыярга тели”, дип сөйли Гөлнара Мөхәммәтшина.

Мөселман кызлар яулык киюдән кимсетелү яки читләшү күрсә, мәчеткә йөрүче ир-егетләр исә кизү органнарыннан зыян күрә ала икән. Әйтик Мәсхут абзый Садыйк, “Ихлас” мәчетенә йөрүче яшь ир-егетләрне тентүләрне искәртә.

XS
SM
MD
LG