Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция хезмәткәрләре үз-үзләрен үтерә


Татарстан эчке эшләр министрлыгының кадрлар бүлеген соңгы вакытта милиция хезмәткәрләренең үз-үзләрен үтерү очраклары ешаюы борчый. Киләсе җомга хөкүмәттә бу мәсьәләгә багышланган җыелыш булачак.

Әгәр элек милиция хезмәткәрләренең үз-үзенә кул салу очраклары ике-өч елга бер тапкыр гына күзәтелсә, 2008 елның соңгы айларында гына да 2 очрак булган. Гыйнвар аенда Балтачта, июньдә Лаешта эчке эшләр идарәсе хезмәткәре үз-үзен үтерә.
XS
SM
MD
LG