Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Варшауда сөйләшүләр уздыра


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров буген Польшадагы хезмәттәше Радослав Сикорски белән Европада Америка саклану калканын урнаштыру һәм Кавказдагы хәлләрне тикшерү өчен Варшауга килә.
Русия тышкы эшләр министрын шулай ук Польшаның премьер-министры Дональд Туск та кабул итәчәк. Туск президенты Лех Качиньскийга караганда, Русия өчен җайлырак партнер санала. Нәкъ шуңа Лавров Кавказдагы соңгы хәлләргә карашын нәкъ хөкүмәт башлыгына җиткерәчәк.
XS
SM
MD
LG