Кичә Төньяк Кореяның дәүләт булып төзелүенә 60 ел тулы уңаеннан үткәрелгән зур тантанага, 66 яшендәге дәүләт башлыгы Ким Җоң Илнең катнашмавы - аның сәламәтлегенең начар булуы турында фаразларны тудырды. Ким Җоң Ил иң соңгы тапкыр җәмәгатьчелек алдында узган ай күренгән иде. Көньяк Корея мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, ил башлыгының авыру булуы, ләкин бу хасталыкның үлемгә китерерлек дәрәҗәдә булмавын белдерә.
Төньяк Корея хакимияте исә, Ким Җоң Илнең хаста булуы хәбәрен кире кага. Дәүләтнең икенче зур җитәкчесе Ким Йоң-нам Японияның “Кйото” хәбәр агентлыгына ясаган белдерүендә, ил җитәкчесенең сәламәтлегенең нормаль булуын әйтте.
Исемен әйтергә теләмәгән бер АКШ рәсмие җитәкченең сәламәтлегенең начар булуын, паралич булу ихтималлыгы турында сөйләгән иде. Ләкин АКШ дәүләт департеманты сүзчесе Шен Мак Кормак хәбәрләр турында караш белдерүдән баш тартып, коммунист дәүләте булган Төньяк Кореяда ачык мәгълүматларның җиткерелми калуын әйтте.
Ләкин вакытлыча үз башына ялгыз калырга яраткан ил җитәкчесе моннан элек тә, шулай берничә тапкыр күзгә күрелмичә югалган, соңыннан тагын кире кайткан иде.