Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның сугыш җинәятьләре прокуроры Сербиядә сәфәрдә


Белград - Бүген Берләшкән милләтләр оешмасының сугыш җинаяте баш прокуроры, Сербиянең Европа Берлегенә әгъзалык процессында алга шарт куелган сугыш җинаятьчелегенә бәйле мәсьәләләрдәге эшчәнлекләрен күзәтү өчен Белградка килде. 1992-95 еллар арасында геноцид кылуда гаепләгән Босниянең элекке серб башлыгы Радован Карадҗич кулга алынганнан бирле Баш прокурор Сеpҗ Брамментзнең бу Сербиягә кылган беренче сәфәре. Сербия парламенты сишәмбе көнне Европа Берлегенә әгъзалыкта беренче адым булган Берлек белән тотрыклык һәм хезмәттәшлек килешүен зур тавыш белән кабул итте. Килешүнең гамәлгә ашуы өчен башта аның берлектәге 27 ил тарафыннан раслануы шарт.
XS
SM
MD
LG