Искә төшерик, барлыгы 14 әгъзадан Дәүләт шурасы 7сен билгеләргә хокуклы. Бу исемлеккә “Татэнерго” ширкәте эшләрен җитәкләүче Гүзәлия Әхмәдиева, үзәк сайлау комиссиясенең хәзерге башлыгы Анатолий Фомин, Татарстандагы федераль салым хезмәте башлыгы урынбасары Леонид Якунин, КПРФ фиркасе әгъзалары Альберт Гафуров, Валерий Герасимов, “Гадел Русия” фиркасе әгъзасы Ирек Фәйзрахманов һәм Иван Щеголев.
Чәршәмбе Дәүләт Шурасының 40 утырышында депутатлар тарафыннан үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары расланды.