Пикет башкала хакимияте бинасы янындагы Ленин мәйданында узды. Алар: “Кече бизнестан җим эзләмәгез!”, “Салым хезмәте, чаманы бел!”, “Эшкуарлыкка керешүчеләргә 4 ел салым түләмәү мөмкинчелеге бирегез!”, “Бизнесны куркыныч хәлгә куймагыз!” һәм башка шундый шигарьләр белән коралланган иде. Чарада эшкуарларның хокукларын яклау комитеты төзелде. Каршылык акциясен республика коммунистлары үткәрде.
Уфада кече малтабарларны яклап каршылык чарасы узды.