Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эдуард Кокойты: Көньяк Осетия бәйсезлектән баш тартмый


Сочи - Грузиядән аерылырга теләгән Көньяк Осетиянең дәүләт башлыгы Эдуарт Кокойты бүген Көньяк Осетиянең Грузия идарәсеннән бөтенләй аерылып, Русиягә кушылачак, дигән белдерүдән баш тартты. Русиянең Кара диңгез ярындагы туризм шәһәре Сочида "Валдай клуб" дип аталган Кремль белгечләр төркеме җыенына катнашкан Кокойты, утырышта "Без Русияннең өлеше булган Төньяк Осетия белән берләшеп - халыкара кануннар нигезендә Русиягә кушылырга җыенабыз", дип белдергән иде.

Ләкин Кокойты соңыннан үзеннең утырышда ясаган чыгышын ялгыш аңлашылган дип белдерде.

Көньяк Осетия президенты Эдуард Кокойты Интерфакска биргән әңгәмәсендә, республика үз бәйсезлеген кире какмаячак һәм шулай ук Русия эченә дә кермәячәк, диде. Көньяк Осетиядә чыккан низаг Тифлис белән Мәскәү арасында сугышка әйләнгәннән соң, Русия Грузиягә бәйле ике автаном түбәге, Абхазия белән Kөньяк Осетиянең бәйсезлеген таныун игълан иткән иде иде. Көньяк Осетиянең бәйсезлеге бары тик Русия һәм Никарагуа тарафыннан таныла.

Сочида узган җыенда Абхазия башлыгы Багапш да чыгыш ясап, төбәктә Русия хәрбиләрен урнаштыру өчен Русия белән килешү имзалаячакларын белдерде. Багапш шулай ук Абхазиянең Беларус-Русия берлеге белән бергә элекке совет илләре арасындагы БДБга да кушылу ихтималлыгы турында сөйләде.
XS
SM
MD
LG