Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров саклану калканының иминлеге хакында ышаныч сорый


Варшау - Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, АКШның Көнчыгыш Европада урнаштырачак саклану калканына карата фикернең үзгәрү ихтималлыгы турында белдерде.

АКШ һәм аңа беректәш илләр, Польша һәм Чехиядә урнашачак саклану калганының, Русия өчен куркыныч тудырмаячагы хакында ышандырырга тиеш, дип белдерде Лавров.

“Газета выборчей” дип аталган поляк газетында басылган мәкаләдә Лавров, Европа дәүләтләрен, үзе атаганча Кавказдагы “яңа чынбарлыкны” танырга чакырды.

Русия тышкы эшләр министры Лавров бүген Варшауда Польша җитәкчеләре белән сөйләшүләр уздырды.
XS
SM
MD
LG