Париж - Франция транспорт министрлыгы , Франция белән Британияне бер-берсенә тоташтырган Манш тоннелендә чыккан янгынның сүндерелүен белдерде. Министр 18 сәгать дәвам иткән сүндерү чараларында һәр ике илдән 100дән артык янгын сүндерү хезмәткәренең катнашунн белдерде. Диңгез астына урнашкан 11 чакрым озынлыктагы Манш тоннелендә кичә чыккан янгында 14 кешенең җиңел яралануы хәбәр ителә. Сүндерү чаралары сәбәпле ике ил арасындагы поезд сәфәрләре бүген дә туктатылды. “Евростар” ширкәте белән Лондон - Париж арасында көненә 26 меңнән артык кеше сәяхәт итә иде.