Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшаның элекке коммунист җитәкчесе мәхкәмә алдында


Варшау - Польшада элекке коммунизм идарәceнeң соңгы җитәкче генерал Войцих Ярузелски 1981 елның декабрь аенда хәрби идарә игълан иткән өчен Варшауда мәхкәмә алдына чыгарылды.

Польшада беренче булып элекке коммунист җитәкчеләр хакимияттә чатта кылган басымнары өчен мәхкәмә алдына чыгарыла. Бүгенге мәхкәмә утырышында мәгълүмат чараларыннан һәм халыктан күп кеше катнашты. 1981 ел вакыйгаларында гаепләнгән 8 кешедән дүртесе сәламәтлекләре начар булу сәбәпле мәхкәмә утырышында катнашмады.

85 яшендә сәламәтлеге начар булган Генерал Войцих Ярузелски мәхкәмәдә гаепле табылса, аңа кимендә 10 ел төрмә җәзасы биреләчәк. Генерал Ярузелски, хәрби идарәнең Советләр Берлегенә каршы Польшаны саклап калу максатында игълан ителүен алга сөрә.

XS
SM
MD
LG