Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Грузиянең НАТОга әгъзалыгы - Русиянең карарын үзгәртмәс


Мәскәү - Русия президенты Дмитрий Медведев, Грузия НАТОга әгъза булу юлына басса һәм узган айдагы киеренкелек яңадан кабатлана калса, Русия Грузиягә һөҗүм итүдән чигенмиячәк дип белдерде. Ул элекке гамәлләрнең кабатлануында шик юклыгын әйтте.

Медведев шулай ук Грузияне НАТОга кабул итү, көнбатыштагы хәрби альянс илләргә һәм кайнап торган Кавказ төбәге өчен тотрыксызлык тудырачак адым булачак, диде.

Ул 8 августта Грузиянең Русия яклы Көньяк Осетиягә булган һөҗүме 11 сентябрьдә АКШка булган һөҗүмгә тиң дип чагыштыру ясады.

Русия президенты моннан тыш, Кавказдагы киеренкелекнең Русия белән Көнбатыш илләре арасындагы мөнәсәбәткә зыян китермәвенә ышануын белдерде.
XS
SM
MD
LG