Accessibility links

Кайнар хәбәр

90 яшьлек биюче


Уфада яшәүче күренекле татар хореографы, балет биючесе Хашим Мостаевка 90 яшь тулды.

Шушы уңайдан Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт бию ансамбле концерт залында бу шимбә көнне аның юбилей кичәсе үтәчәк.

Хашим Фатыйх улы Мостаев 1918 елның 11 сентябрендә Башкортстанның Кушнаренко районындагы Казарма исемле татар авылында дөньяга килә. Кечкенәдән үк биюгә маһир булган Хашим 1934 елда Уфа театр техникумында ачылган балет бүлегенә кабул ителә. Аны тәмамлагач, 1938 елдан Х. Мостаев Ленинградтагы хореография училищесында укуын дәвам итә. Әмма аны тәмамлауга сугыш аяк чала. Үз теләге белән фронтка киткән егет, күп михнәтләр чигеп булса да, сугыш яланнарыннан исән кайта.

Сугыштан соң янә Ленинградтагы училищега барып укуын уңышлы тәмамлый һәм Киров театрына эшкә чакырыла талантлы егет. Анда иҗат итү дәверендә, Юрий Григорович, Алла Шелест, Наталя Дудинская, Рудольф Нуриев кебек асыл затлар белән бергә бию насыйп була Хашим Мостаевка. Атаклы шәхесләр Сергей Прокофьев, Дмитрий Шостакович, Иннокентий Смоктуновский, Рәшит Бейбут, Мөслим Магомаевлар белән дә иҗади хезмәттәшлек бәхете тия татар егетенә. Аннан соң, 1970 елдан бүгенгәчә, Уфада Фәйзи Гаскәров ансамблендә эшли олуг талант иясе.

Хашим ага бүгенге көндә дә кул кушырып өйдә утырмый. Һаман да Гаскәров ансамблендә яшьләргә балет сәнгате серләрен өйрәтә, аларга һәр хәрәкәтне үзе биеп күрсәтә. Үзенең һаман да яшь булып калу серләре турында “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә “мин яшьләрдән энергия алам” диде атаклы биюче.

Фәйзи Гаскәров ансамблендәге хезмәте өстенә әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба күренекле шәхесебез. Зур юбилеена ике китабын язып бетте ул. Шуның берсен - “Шоңкар” исемле роман-китабын бастырып чыгару бәхетенә дә иреште Хашим ага. “Шоңкар” әсәрен Хашим Мостаев атаклы балет биючесе Рудольф Нуриевка багышлаган. Хашим ага аның белән дус һәм иҗатташ була.
XS
SM
MD
LG