Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татнефть акцияләре кисәк төшү сәбәпле сатудан алынды


Мәскәү -- Җомга көнне Русиянең кыйммәтле кәгазь базарында Татнефть акцияләре бәясе кисәк төшү сәбәпле аларны сату бер сәгатькә туктатылып торган.

16:16 сәгатьтә булган соңгы алыш-бирештә бер акция 55,436 рубльгә сатылган. Ачылганда – 63,335 рубль булган. Ягъни, Татнефть акцияләре 12% кимегән. 17:17 сәгатьтә сатулар яңартылган дип хәбәр итте Росбалт агентлыгы.

Кайбер белгечләр акцияләр бәясе төшүен президент Шәймиевнең үлеие турындагы гайбәтләр белән бәйли.

Татарстанда табылган нефтьнең 80% Татнефтькә туры килә. Татнефтьнең төп акционеры Связьинвестнефтехим дәүләт холдингы. Ширкәтнең "алтын акциясе" республика кулында.

Татнефть төп эшчәнлеген Русиядә алып бара. 2005 елда 25,9 миллион тонна нефть табылган (бар Русия күләменең 5%).

2007 елда Татнефть $13,9 миллиард казанган. Чиста керем – $1,7 миллиард.
XS
SM
MD
LG