Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә очкыч казасында кимендә 88 кеше һәлак булган



Якшәмбе иртесендә Мәскәүдән Пермь шәһәренә очкан Boeing-737 очкычы казага очраган. Очкычта 82 юлчы һәм 6 кешелек экипаж булган. Алар барысы да һәлак булган дип хәбәр ителә.

Очкыч Мәскәүдән төнге берләрдә юлга чыккан. Ике сәгатьтән, Пермьгә җиткәндә аның белән элемтә беткән. Очкыч Пермь читендә, торак йортлардан берничә дистә метр ераклыкта килеп төшкән. Якында яшәүче шаһитләр шартлау ишетү турында хәбәр итә.

Аерофлот ширкәте хәбәр итүенчә, 82 юлчының 21-е чит ил ватандашы булган: Азәрбайҗан (9), Украина (5), Франция, Швейцария, Латвия, АКШ, Германия, Төркия, Италиия (берәр кеше).

Соңгы мәглүматларга караганда, очкычта 6 бала да булган.

XS
SM
MD
LG