Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хавьер Солана Русия хәрбиләренең чыгарылуын мөһим чара дип атады


Русия хәрбиләре Грузиянең көнбатыш районнарыннан чыгуын дәвам итә. Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Андрей Нестеренко Русия тынычлык хәрбиләре Поти белән Сенаки арасындагы 5 күзәтү постыннан китүен әйтте. Грузия ягы да моны раслады.

Русия хәрбиләрен чыгару Европа берлеге белән сөйләшү нәтиҗәсендә килешенгән иде.

Көнчыгыш районнарда әле хәрбиләр кала. Русия хәрбиләре аннан Европа берлеге күзәтүчеләр килгәч - 10 октябрьгә китәргә тиеш.

Европа берлеге җитәкчеләренең берсе Хавьер Солана шимбә Русиянең хәрбиләрен чыгаруына уңай бәя бирде.

"Бүген хәрбиләр бик мөһим булган Поти портыннан китә башлады. Бу чаралар 200 Европа күзәтүчеләре урнашып ун көннән соң дәвам итәчәк һәм 10 октябрьгә Грузиядә Русия хәрбиләре булмаячак. Бу бик мөһим", диде Солана.
XS
SM
MD
LG