Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгълүмат һәм милләт - I


Римзил Вәли. Милли җәмәгатьчелек кайда һәм кайчан җыелса да, сүз 2-3 тема тема тирәсендә куера: туган тел, милли мәгариф, мәдәният һәм, әлбәттә, матбугат, газета, телевидение, радио темалары. Алдынгы фикерлеләрнең күбесе, әлбәттә канәгатьсезлек белдерә. Башка милләтләр белән милли матбугатны һәм телевидениены чагыштыра да, балаларының үз каналлары, үз рухи дөньясы булуын искә төшерә.

“Азатлык” радиосының түгәрәк өстәлләрендә, репортажларында да бу тема үзәктә. Инде йөзләгән түгәрәк өстәл сөйләшүләре эфирга чыкты, белгечләр фикер алышты. Татар конгрессының комиссия утырышлары елга берничә кат журналистлар катнашлыгында һәм аларга бәйле мәсьәләләр буенча үткәрелә.

Нәтиҗә бармы соң, дип сорасагыз җавап уңай түгел. Сөйләшүләр, әңгәмәләр үтеп тора, ә вәзгыять үзгәрми. Хәтта килеп туган хәлгә, авырткан җирләргә диагноз куелмаган. Куелса, тиешле чарасы табалыр иде. Һәркем үз фикерендә кала. Дәрәҗәле агайлар үзләрен яклый, бәйсез фикерлеләр сүз чыбыркысын шартлата. Нәтиҗә - ноль. Милли мәгълүматнең көндәшлеккә сәләтлелеге артмый, сыйфат, рейтинг, тиражлар ничек бар – шулай кала, хәтта кими дә.

Яшьләрнең милли мәгълүмат чараларыннан читләшүе бигрәк тә аяныч. Социаль-рухи чиргә дару табу түгел, аңа диагноз да куймау, гомуми сүзләр сагызын чәйнәү гадәткә кереп киткәч, нишләргә дә белмәссең. Әмма тик ятып булмый. Диңгезнең ерактагы яры күренмәсә дә, кирәкле якка карап йөзәргә туры килә.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның тавышлары күпләргә таныш. Алар “Безнең гәҗит”нең башмөхәррире Илфат Фәйзрахманов, “Яңа гасыр” журналисты Раил Өметбаев, “Яңа гасыр” радиосы мөхәррире Илнур Фәйзрахманов, “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, “MATBUGAT.RU” сәхифәсе хуҗасы Данил Сәфәров һәм форумда катнашучы яшьләр Алсу Ибраһимова, Алинә Камалиева, Илнур Галимов, Наил Заһеретдинов, Алсу Хәйретдинова катнашалар. Әңгәмәне Римзил Вәли алып бара.

Бу турыда сөйләшү Бөтендөнья татар яшьләре форумының мәгълүмат чаралары секциясендә барды. Мәсьәлә төгәл һәм кискен куелган иде - мәгълүмат чараларының милли үзаңны тәрбияләүдәге роле. Болай әңгәмә кызыклы барса да, фикерләр ихлас һәм туры әйтелсә дә, нәтиҗә гадәттәгечә булды. Һәркем үз эчен бушатты да, берләштерүче кыйбла тагын билгесез калды.

Әллә журналистлар шул кадәр таркау фикерле, әллә матбугат сүзенә игътибар җитми, белмәссең. Әйдәгез, бу әңгәмәнең кайбер өлешләре белән танышыйк һәм уйланыйк. Ни өчен хәлләр шулай, нигә ачыклык керми һәм берләштергеч фикер, яисә җайланма табылмый.

Раил Өметбаев. Мин татар яшьләренең бер вәкиле буларак, шуны әйтәсе килә, мин татар матбугатын укымыйм диярлек. Чөнки көндәлек матбугатта минем өчен кызыклы булган темалар юк. Ләкин укырга туры килә, чөнки телевидениеда эшләгән журналист буларак тема белән таныш булырга кирәк, аның белән хәбәрдар булу тәләп ителә, шуңа күрә татар матбугатын укып барырга кирәк.

Ни өчен укымыйм? Чөнки мин татар теленнән кала, инглиз һәм рус телен беләм. Татар теле белән чагыштырганда, инглиз телендә һәм рус телендә мәгълүмат чыгынаклары күбрәк, тирәнрәк, сыйфатлырак, эчтәлеклерәк. Шуңа күрә вакытымны әрәм итмичә, мин башка төрле, тагын да сыйфатлы массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәм.

Миңа калса, әгәр дә без бүген татар матбугаты турында, татар яшьләр матбугаты турында сөйләшәбез икән, иң беренче чиратта сыйфат турында сүз алып барырга кирәк. Сез ничек саныйсыз, сыйфатлы татар газетасы, татар телевидениесы, татар радиостанциясе бармы?

Илнур Галимов. Алай кистереп әйтү бәхәс кузгатырга гына ярыйдыр. Һәркем үзенә кирәк басманы, милли каналны таба дип уйлыйм. Газет-журналлар хәзер бик күп, әмма аларның хәле четерекле. Әйтик, мин кызыксынып укый торган берничә журналистны, мәглүмат чарасын сайлап алыр идем. “Акчарлакны” укымас идем, ләкин анда Искәндәр Сираҗинең бик кызыклы мәкаләләре бар. Шулай ук “Безнең гәҗит”тән, “Азатлык”тан информацияне алам. Урысның “Звезда Поволжья” газетасында чыннан да миңа кирәк темалар, мин кызыксынган темалар, башка газеталарда күренмәгән темалар яктыртыла.

Раил Өметбаев. Ни өчен безнең татар журналистлары тәләпчән укучыны җәлеп итәрлек темаларга мөрәҗәгать итми, эчтәлекле, сыйфатлы материаллар иҗат итми?

Илнур Галимов. Мин үзем милләт темасы белән кызыксынам. Кайсы газета, кайсы журнал милләтебез турында яза, мин шуны укыйм. Ә ничә тонна нефть җыйганнар, Русиягә күпме салым түләгәннәр, миңа анысы кызык түгел.

Римзил Вәли. Ә миңа күпме нефть тапканнары бик кызык. Бүгенге икмәгемнең, нефтемнең, бездә ачылган заводларның, фирмаларга бирелгән җир мәйданнарының хуҗаларын, аларның салымнарының кая киткәнен беләсем килә. Һәм кирәкле мәгълүматны бик сирәк табам.

Казанда гипермаркетлар бик күп. Минем бер дустым, нигә аларга сокланасың, ди. “Бу бит сезнең акчагызны суыручы пылесос”, дип әйтте. Тормышның кая барганын аңлар өчен кирәкле мәгълүмат, фикерләр җитми.

Илфат Фәйзрахманов. Мин Илнур белән бик килешәм, чыннан да безнең газеталарның, коры саннарының хиссез, моңсыз бирелүе аркасында газеталар төзсезләнебрәк кала. Татар матбугатында информация - ул бүгенге көндә күбрәк кичәге информация. “Бу минутларда, хәзер”, дип әйтә алмыйбыз. Чөнки чыганаклар белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыру татар матбугатына бик кыйммәткә төшә һәм ул безнең кулыбыздан килми.

Римзил Вәли. Минем Казан киоскларда татар газеталарының ничә данә белән чыгу турында кызыксынганым бар. Күп дигәндә алар 200-300 данәгә җитә. Ә бит бу шәһәрдә 500 меңгә кадәр татар яши. Бәлки алар яздырып ала торганнардыр. Әмма яздырып алучылар да күп түгел. Ярты миллионга якын татар яшәгән Казан өчен бу бик аз.

Раил Өметбаев. Илнурның чыгышыннан соң мин тагын уйга калдым. Ул милли темаларга кагылган материалларны гына укыйм, ди. Әмма бу тар карашлык галәмәте түгелме? Милләт белән кызыксынган кеше икътисад белән дә, сәясәт белән дә, мәдәният белән кызыксынырга тиеш. Ни өчен без сәяси, икътисади темаларны күтәрүче “Ватаным Татарстан”нан читләшәбез дә, “Акчарлакка” барып ябышабыз?

Мин әйтеп киттем, миңа кызыклы түгел дип. Карагыз, “Кәеф ничек”нең тиражы бар, “Безнең гәҗит”нең тиражы бар, “Ирек майданы”ң тиражы бар. Алар нәрсә турында язалар? Авыл, татар эстрадасы турында, имеш-мимешләр хакында язалар. Димәк, андый мәгълүматка ихтыяҗ бар. Алар бит дәүләт газеталары түгел. Әмам алар яши, хезмәткәрләренә түли. Димәк, андый төр мәгълүматка ихтыяҗ бар.

Сыйфат турында сүз йөрткәндә, миңа калса, аудиториянең кисәген күзәп тотарга кирәк. Мәсәлән, бертөркем аудитория янында татар эстрадасы йолдызлары яши икән, әлбәттә, алар “Кәеф ничек”не, башка газеталарны алалар һәм укыйлар. Әгәр дә сыйфатлы дөнья хәлләренә анализ, Татарстанда булган хәлләрне күзәтүче газета күрәсебез килә икән, андый журналистлар халыктан бер адым булмаса, ике адым алда барырга тиешләр.

Илнур Галимов. Бүген журналистика факультетында укучы яшьләр татар матбугатын укымаса, кызыксынмаса, рус матбугатына өстенлек бирә икән, алардан ничек киләчәктә сәяси анализ ясаучы журналистлар көтергә?

Илфат Фәйзрахманов. Без кайчан туктарбыз микән үзебезне мескен итеп күрсәтүдән? Мин телевидениедә эшлим, бер генә мисал китерәм. Мине күргәндә, сине карап торабыз, диләр. Кайчан күрдең дигәч, исләренә төшерә алмыйлар. Газеталарны күргәннәребез юк, аларны укымыйбыз, үзебез сүгәбез, анда укырлык әйбер юк дип. Менә бу әйбердә без нигезле булсак иде. Илнур белән килешәм, кулга тотып, анализларга кирәк, газетага нәрсә җитми, журналистларга нәрсә җитми.

Миңназыйм Сәфәров. Тыңлап торам да, газета турында күбрәк радиода, телевидениедә эшләүчеләр сөйли. Ул чынлап та шулай булырга тиештер. Һәркем үзенекен күрми бит. Сәясәтне ташладык, җитдилекне ташладык, менә мондый газет та була дип, ике-өч кеше тарафыннан эшләнә торган сыйфатсыз газетаны оештыра башлыдык. Балаларны өйрәттек бит чипсы ашарга, кока-кола эчәргә, соңнан ачыкланды, ул бик зыянлы икән.

Газетлар турында да сөйләгәндә, бөтенләй газе укымаганчы, алар үз ролләрен үтәделәр. Ләкин, саннан сыйфатка күтәрелергә вакыт җитте. Яһүдләр шикелле әйдәгез, үзебезгә сорау бирик әле. Моннан безгә нинди файда? Хөкүмәт эшлиме эшне, Дәүләт шурасымы? Илфат әфәнде бик дөрес әйтте, күп очракта безнең зыялыларыбыз да укымаган газет, белмәгән нәрсә турында бик белдекле булып сөйләшергә яраталар.

Римзил Вәли. Кама тамагы районыннан килгән вәкил Алинә Камалиева үз сүзен әйтте.

Алинә Камалиева. Күп кеше “Муз-ТВ”, яки “Дом-2”ны карый. Әлбәттә, һәркем нәрсә тели, шуны карый ала. Ләкин, татар телевидениесына килгәндә, без аны шул хәтле тыңлап, карап йөрмибез. Көн буе утырып татарча карарлык бер программаны да, бер каналны да һәм шулай ук радио тапшыруны минем күргәнем юк. Әлбәттә, радионы әйтергә була, “Татар радиосы” көн буе татарча сөйли. Ләкин көнозын җыр тыңлап та туйдыра.

Һәм тагын бер әйбергә игътибар итергә кирәк, радиода күбесенчә хәбәрләр болай башлана: “узган айда Венесуэлада, узган атнада Русия хөкүмәте шундый-шундый карар кабул итте”. Һәрберсе интернеттан алынган яки русчадан тәрҗемә ителгән. Әлбәттә, кызык түгел, чөнки кеше аны элегрәк рус каналыннан ишетеп кала, я интернеттан күреп кала.

Тагын әйтәсе килә, “Яңа гасыр”да проектлар әзерләмиләр дип әтү дөрес булмас. Мәсәлән, “Бирегез майдан” проектын әзерләп маташтылар. Ләкин, аны киң җәмәгатьчелек карамый, ул аңа кызык түгел. Һәр көнне Мәскәүдә “Бирегез майдан” була, һәрберсе яңа төрле. Әлбәттә, яшьләргә шул кызык, яңа төрле технологияләр, яңа булган вакыйгалар кызыклы. Әгәр дә татар халкы русчадан тәрҗемә итергә оста булгач, әйдәгез, татарча “Дом-2” төзибез.

Илнур Галимов, Алсу Ибраһимова
Алсу Ибраһимова. Мин “Норлат” телерадиокомпаниясендә эшлим. Без хәзер алга киткән шәһәр булып саналсак та, бездә “Яңа гасыр” да юк, “Курай” радиосы да юк. Без радиоларны Казанга килгәч кенә тыңлый алабыз. Яңалыклар “узган айда, узган атнада” дигән сүзләр белән башланса, ул бит оператив түгел димәк. Безнең телевидение атнага 3 тапкыр чыга. 3 тапкыр чыкса да, без хәбәрләребезне “узган атнада” дип башламыйбыз.

Римзил Вәли. “Матбугат.ру” сәхифәсе хуҗасы Данил Сәфәровның әйтер сүзе бар.

Данил Сәфәров. Безнең һәрбер сөйләшү дәүләт басмалары яхшыракмы, хосуси басмалар яхшыракмы дигән сөйләшүгә кайтып кала. Миңа калса, барысы да булырга тиеш. Без моңа шатланырга гына тиеш. Сары басмалары килеп чыгуга татарда, дәүләт басмалары булуга, барысына да.

Интернетта “Матбугат.ру” дигән проект эшләргә булдык без. Баш мөхәррирләргә рәхмәтемне әйтәсе килә. Ни өчен рәхмәт әйтәм, чөнки алар үзара барыбер конкурентлар. Әмма алар бер сайтка берләшергә булдылар. 10 апрель көнне сайтыбыз ачылды, инде язмаларга 5000 артык комментарий өстәлгән. Күпчелеге төпле фикерле комментарийләр.

Интернетта хәзер буш татар доменнары күп. Әйтик, “Матбугат.ру” доменны мин бик уңышлы дип саныйм. “Пресс.ру” дигән домен 1998 елда ук теркәлгән булган. Шундый доменны сорасагыз, сездән көләчәкләр, чөнки андый исемнәр урыста юк. Алар барысы да теркәлеп беткән. Ә татарда андый сүзләр барысы да буш. Минем регионнардан, районнардан, чит илләрдән килгән татарларга мөрәҗәгать итәсе килә, үз регионнарыгызның сайтларыгызны ачыгыз, я булмаса татар исемле башка сайтларны ачыгыз, бүген моңа бөтен мөмкинлекләр бирелгән.

Алсу Хәйретдинова. Мин милли журналистика буенча диплом якладым. Үзем социологик тикшерүләр үткәрдем. Төмәндә яшәүче татарларның 20 проценты гына милли тапшыруларны карый булып чыкты. Нигездә өлкән буын вәкилләре. Татарстанда тапшырулар ике телдә бара.

Ә бездә бу мөмкин түгел. Чөнки Русия төбәкләрендә милли телдә тапшырулар алып барырга ярамый. Канун буенча алар бары тик дәүләт телендә генә барырга тиеш диләр. Шуңа күрә бездә тапшырулар русча бара. Бары тик интервьюда җавап бирүчеләрнең фикерләре генә туган телдә яңгырый. Шуңа күрә ничек инде безнең турында русча сөйләгәнне татарныкы дип санамаска? Башкасы булмагач...

Римзил Вәли. Котычкыч хәл бит. Зур кыенлык белән Төмәндә тапшыру оештыралар, зур кыенлык белән сайт ачалар. Һәм шушы радио тапшыруларны, телевидение каналын, газетны укучы нишләп юк? Статистика буенча Төмәндә 200 мең татар, Свердловски өлкәсендә 200 мең, Пермьдә шуңа якын, Башкортстанда 1,5 миллион татар яши. Халык бар, димәк, бу халык татарча укырга, тыңларга сусамаган, теләми, яки белми, милли үзаңы йоклый башлаган.

Раил Өметбаев. Сусар иде, әгәр дә массакүләм чаралары халыкка файдалы булган булса. Димәк, файдалы түгел.

Илфат Файзрахманов. Раил, мин синең белән бәхәсләшәм. Ничек инде, миңа файдалы, миңа файдасызга бүлергә мөмкин матбугатны. Ул бөтенләй дә дөрес фикер түгел. Төмәннән килгән кыз бик дөрес әйтә, Русиядәге бүгенге милли сәясәтнең җимеше бу әйбер. Чөнки Төмәндә яшәүче милләттәшләребез безнең кебек үзенең мәнфәгатьләрне кайгырту өчен салымнарын түли, ә аның салымнары шушы файдалы матбугат чарасы буларак безгә кире әйләнеп килергә тиеш.

Римзил Вәли. Бу сөйләшүнең дәвамы да булачак. Әллә ни зур ачышлар бирмәсә дә, бу әңгәмәдә чыннан да ачыктан-ачык кыю фикерләр әйтелде. Уйларга теләгән кешегә сәбәп бар иде. Хәтта рәсми дәүләт газетасы кыстап, көчләп бастыру очраклары да, дәүләт каналындла хакимият фиркасен мактый-мактый аның милли-мәдәни компанетны юкка чыгаруына игътибар итмәү дә искә алынды. Үз бакчасына таш атылганда моңа җавап бирсәләр дә, үпкәләмәделәр.

Шулай итеп, барыбер тел авырткан теш тирәсендә йөргән кебек, без дә үзебезне борчыган, милләт өчен мөһим булган темага фикер алышыйк.
XS
SM
MD
LG