Русия тикшерүчеләре һәлакәткә очраган очкычта булган юлчыларның мәетләрен тану эшен башлый. ДНКларны чагыштыру өчен очкычта булган кешеләрнең туганнары кан бирде.
Пермь тирәсендә 14 сентябрьгә каршы төндә булган һәлакәткә очкычының төзек булмавы сәбәпче булган, ди рәсми чыганаклар. Террор кылыну мөмкинлеге кире кагыла.
Очкычта 82 юлчы һәм 6 кешелек экипаж очкан. Хакимиятләр, үлгән кешеләрнең туганнарына 2 миллион сумлык компенсация түләнәчәк, дип хәбәр итте. Пермь өлкәсендә матәм көне игълан ителгән.