Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы Абдулла Алишны искә алды


15 сентябрьдә Абдулла Алишның 100 еллыгы уңаеннан Чаллының Муса Җәлил мемориалы янында җыен үтте.

Анда язучылар, студентлар һәм укучылар катнашты. Алиш истәлегенә чәчәк бәйләмнәре салынды.

Абдулла Алиш Татарстанның Спас районының Көек авылында туган. Алишның иҗаты бүгенге укучыларга яхшы таныш булса да, аның Муса Җәлил, Гайнан Кормашевлар белән рәттән башы чабылып үтерелүе ничектер читтәрәк калып килде. Сугышка кадәр гаять кызыклы балалар әкиятләре, шигырьләре язган шәхес булгангамы, аның үлемен балта, кан белән бәйләп күрсәтергә теләмичәме, Алиш сурәте гади кызыл армияче, әкиятче буларак тәкъдим ителеп килде.

Ә менә Чаллыда нәшер ителүче “Мәйдан” журналындагы кайбер фикерләр буенча, Алишның әсирлектәге көрәше Муса Җәлилнекеннән ким булмаган, хәтта югарырак та бәяләнә. “Мәйдан” журналы Алишның тууына 100 ел тулу уңаеннан тулы бер санны татарның шушы каһарманына багышлады. Журналның баш мөхәррире Вахит Имамов, журналның бу санын Алишның данын кайтаруда янып йөргән милләттәшләребез белән киңәшеп чыгардык, диде.

“Муса Җәлил белән бер дәрәҗәдә, хәтта артыграк эшләр башкарса да әсирлектә, без нигәдер Җәлилне генә күтәрәбез. Беренче булып Гайнан Кормашев һәм Абдулла Алишның башларын чабалар. Ә Җәлил бишенче булып җәзалана. Җәлилнең язмалары дөньяның 56 теленә тәрҗемә ителә. Алишны татарча һәм урысча гына укып була. Ә әсирлектә булган 11 батырдан бары Мусага гына каһарман исеме бирелә. Калганнарына Горбачев заманында гына орденнар бирелә. Бу татарлар орден белән генә калырга тиеш түгел. Алар да геройлар арасында булсын иде”, диде ул.

Чаллыда яшәп иҗат итүче балалар язучысы Рәшит Бәшәр 2000 елда Абдулла Алиш исемендәге бүләккә лаек була. Еллар узган саен, Алиш иҗаты ничек бәяләнә? Бәшәр фикере мондый:

“Алишы булган халык бәхетле. Әсәрләре гаҗәеп, кешене намуслы булырга өйрәтә. Әгәр дә заманы репрессия белән бәйле булмаса, иҗаты тагын да көчле булыр иде. Чөнки ул чордагы һәр әкият образыннан мәгьнә, дошман эзләгәннәр. Алиш юкка гынеа үз әкиятләрен “Анам әкиятләре” дип бастырмагандыр. Мәгънә эзләү иҗат кешесен кыскандыр”, диде ул.
XS
SM
MD
LG