Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Грузиягә 200 күзәтүче җибәрә


Бүген Европа Берлеге илләреннең тышкы эшләр министрлары, Брюссельдә узган утырышта Грузиягә 200 халыкара күзәтүче җибәрү тәкъдимен кабул итте.

Бүген Европа Берлеге илләреннең тышкы эшләр министрлары Брюссельдә очрашты. Утырышта Грузиягә 200 халыкара күзәтүчене урнаштыру турындагы такъдим кабул ителде. Карар нигезендә Европа Берлегенең җибәрәчәк 200 күзәтүчеce Абхазия һәм Көньяк Осетия тирәсендә корылган “буфер зоналар”да урнашачак.

Европа Берлегенә җитәкчелек иткән ил Франция президенты Николя Саркози һәм Мәскәү арасында булдырылган килешү нәтиҗәсендә, халыкара күзәтү көчләре урнаштырылуга, Грузиянең Көньяк Осетия һәм Абхазия чигендәге Русия хәрбиләре 10 көн эчендә Грузиядән чигенергә тиеш була.

Брюссельдәге киңәшмәгә барыр алдынаннан Берлекнең тышкы сәясәт өчен җаваплы югары вәкиле Һавиер Солана мәгълүмат чаралары алдында болай чыгыш ясаган иде:

Һавиер Солана

"Русия хәрбиләренең Грузиядән кире чигенүе өчен, беренче чиратта 200 күзәтүченe октябрь ае башланыр алдыннан Грузиягә җибәрергә планлаштырабыз"

Солана шулай ук кирәк булca төбәктәге башка урыннарга да күзәтү көче җибәрергә әзер булуларын белдерде.

Европа Берлегенең күзәтү көче җибәрүе, Русия-Грузия низагында хәрби зыян күргән Грузия өчен зур мәгънәгә ия. Русия 2 автoном төбәк булган Көньяк Осетия һәм Абхазиянең рәсми бәйсезлеген таныса да, Европа Русияне Грузиянең җир бердәмлегенә ихтирам күрсәтергә чакыра.

Көнбатыш илләре көрчеккә терәлгән Грузия низагын чишү максатында уртак тел табарга тырыша.

НАТО генераль секретары Яап де һоп Схеффер НАТО-Грузия комиссиясе утырышы алдыннан бер газетага бергән әңгәмәсендә Европа Берлеген рус хәрбиләрен низагдан элекке урнашкан җирләренә кире чигенүе өчен кирәкле басымны ясамауда тәнкыйтьләде. Генерал секретар ясаган чыгышында Русия көчләренең Көньяк Осетия һәм Абхазиядә калуы "кабул ителгесез хәл" дип белдерде.

Схеффер, Русия хәрбиләрең Көньяк Осетия һәм Абхазиядә тотуны дәвам итсә, НАТОның Мәскәү белән яңадан сөйләшүләр башлавы җиңел булмачак дип белдерде.

Абхазия һәм Көньяк Осетиягә сәфәр кылган Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русиянең бу төбәкләрдә 7600 хәрбиең калдырачагын белдерде.

НАТО генераль секретары белән бергә НАТОдагы 26 илнең илчеләренең бүген Тифлискә сәфәр кылды. Гадәттә бу сәфәр Грузия-Русия сугышы алдыннан планлаштырылган иде.

Русиянең Грузиягә басып керүенә каршы Көнбатыш илләренең реакциясе арткан көннәрдә, Мәскәү үз сәясәтен үзгәртергә җыенмый. Кремль хәттә ике автаном төбәкнең бәйсезлеген тану белән киeренкелекне тагын да арртырып җибәрде.

Русия президенты Димитрий Медведев бүген Көньяк Осетия һәм Абхазия белән сәяси бәйләнешләрне арттыру максатында яңа килешүгә кул куячагын белдерде. Медведев әлеге килешү кысаларында шулай ук хәрби мәсьәләрнең дә каралачагын әйтте.

XS
SM
MD
LG