“Бу шундый әсәр, аны эшләнеп бетмәгән килеш тә карыйсы килә. Режиссер куючы үз эшен оста башкарган. Катнашучыларның барсы да актерлар түгел, әмма шулай булуга кармастан алар оста уйный. Бу әсәрдә тарих катлаулы композиция нигезендә корылган”,- ди Василий Антипов телевидение режиссеры Нурания Җамалиеваның дебюты- “Өч аяклы ат” дип аталган нәфис фильм турында.
“Өч аяклы ат” хөкүмәтнеке түгел
“Россия” телеканалындагы “Мөселманнар” программасының җитәкчесе, “Алтын минбәр”гә киноларны сайлап алган төркем рәисе Антипов әйтүенчә, Татарстаннан “Өч аяклы ат” фильмы "энә күзеннән үткәрү" төгәлләнер алдыннан гына тәкъдим ителгән. Музыкаль һәм тавыш бизәлеше дә, монтаж да ахырына кадәр җиткерелмәгән булуга карамастан, болар барсы да эшләнеп бетеп бу әсәр дә “бәйгегә” чыгачак.
“Өч аяклы ат” язучы-публицист Айдар Хәлимнең шул ук исемдәге повесте нигезендә эшләнгән. Кино Татарстан хөкүмәте акчасына түгел, ә эшкуар Илһам Сафиуллин ярдәменә төшерелгән. Шулай ук нәфис фильмнар бәйгесендә Татарстаннан тагын бер әсәр- “Нәгимә” дә катнашачак. Эстон режиссеры Арво Ихо “Нәгимә”не “Татаркино” тәкъдиме белән Нәргиз Нуриева сценарие нигезендә төшерде. Бу фильм Казанда яшәүче замана мөслимәсе турында.
Муса Бигиев бәйгедә
Шулай ук бәйгедә Татарстаннан тагын бер документаль әсәр дә катнашачак. Ул фәйләсүф, илаһиятче, публицист Муса Бигиев турында. Рафаиль Хәким һәм Айдар Хәйретдинов сценарие нигезендә режиссер Батыр Баишев төшергән бу фильм “Һәм ай ярылды” дип атала. Татарстаннан фестивальгә 6 документаль әсәр тәкъдим ителгән булган. Калганнары бәйгедән тыш күрсәтеләчәк.
“Сена өстендә курай моңы”
Башкортстаннан тәкъдим ителгән Нәсүр Юрушбаевның әсәре “Сена өстендә курай моңы” сайлап алу төркеме башлыгының күңеленә хуш килгән. “Бу бик яхшы эш. Тарихи фильм ул. 1812 елда Русия армиясе эчендә Парижны алган башкорт полклары турында. Фильм бик яхшы эшләнгән. Режиссер тарихи хәрби клубларның материалларын да кулланган. Анда актерлар уйнаган өлеш тә, документаль материал да бар”,- ди Василий Антипов. Билгеле булганча, Нәсүр Юрушбаев тумышы белән Пермь өлкәсенең Барда якларыннан. Хәзерге көндә Германиядә яши. Бу киноны эшләргә Башкортстан матди ярдәм күрсәткәнгә ул алардан була инде, ди Антипов. Башкортстанлылар бу IV халыкара фестивальдә катнашу өмете белән 5 әсәр җибәргән булган. Күрәсең, калганнары бәйгедән тыш күрсәтеләчәк.
200 әсәр тәкъдим ителгән булган
“Алтын минбәр”гә кинолар сайланып беткән. Сайлап алу төркеме барлыгы 37 илдә төшерелгән 200 фильмны карап чыккан. Бәйгедә алар арасыннан бары тик 30 әсәр генә катнашачак. Нәфис фильмнар да, кыска метражлылар да, документаль әсәрләр дә шушы “утызлыкка” керәчәк.
Һуманитар проблемаларны күтәрү
Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева сүзләренчә, бу чараның дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. “Хәзер инде бөтенесе Казан дип киләләр бит бу шәһәргә. Исеменә һәм җисеменә килгәндә, мин үзем дә күбрәк аны мөселман кинофестивале дип түгел, ә күбрәк безнең бүгенге дөньядагы иң мөһим һуманитар проблемаларны күтәрү фестивале, төрле милләт кешеләренең бердәм яшәү юлларын эзләү фестивале буларак күрәм. Дөньяга килгән кешенең тормышы, ул кайсы илдә генә яшәмәсен, үз гореф-гадәтләре белән көн күрү мөмкинме икәнлеген эзләнүләрдән тора. Дингә килгәндә, төрле дини кешеләр бер дөньяда яшиләр, бер оешмада да эшлиләр, бер шәһәрдә торалар. Ул бит бездә Казанда табигый хәл. Ә дөнья эзләнү юлында”,- ди Зилә Вәлиева.
Ислам әхлагы кысаларында
Зилә Вәлиева бу фестивальне һуманитар проблемаларны күтәрүе белән әһәмиятлерәк дисә, Василий Антипов исә мөселман кинофестивале буларак фильмнарны сайлап алган вакытта әхлакый таләпләрне таптап уза алмадык, ди.
“Халыкара танылу алган кинолар да катнашырга теләде. Әмма алар бәйгегә эләкмәде. Мисал өчен “Кус-кус и барабулька”. Бу фильм узган ел Венециан фестивалендә 3 приз алган. Һәм Франциянең иң яхшы киносы буларак танылган. Бу әсәр Алжир эмигрантларының Франциядә тормыш корырга тырышулары турында. Без бу әсәр фестиваль программасын баетыр дип зур өметләр баглаган идек. Авторлар да фестивальдә катнашырга бик теләде. Чыннан да шәп фильм ул. Әмма ул әһлакъ ягыннан үтмәде. “Алтын минбәр” мөселман киносы дип атала”. Антипов сүзләренчә, анда ислам күзлегеннән караганда әхлакъсыз күренешләр дә булган.
“Бакыр Урда” ача
“Фестивальне казакъ фильмы “Бакыр Урда” ачачак. Бу бөтендөнья премьерасы булачак. Беренче тапкыр күрсәтелә. Әсәр казакъ дәүләте оешу турында. Сценарийный билгеле Олжас Сөләйманов язган”,- ди “Исламский мир” телевидеоширкәте президенты Зауди Мамиргов. Ул фестивальнең баш мөдире.
Иң күп әсәр Ираннан
Быелгы “Алтын минбәрдә” һәр илдән дә бер генә әсәрне сайлап алырга тырышканнар. Әмма Ираннан ике әсәр нәфис фильмнар бәйгесендә катнашачак. Шулай ук, алардан да кала, Иранда эшләнгән тагын 15 әсәр бәйгедән тыш күрсәтеләчәк. Аларны әлеге илнең яшь режиссерлары төшергән. Нәрсә бу? Иран киноларын башка фестивальләргә кертмиләрме? Алай дисәң, сәнгатькә чикләр юк диләр бит. Әллә Русиянең Иранга булган җылы мөнәсәбәтен Казан фестивале аша дәлилләүме? “Безнең бу кинофестиваль башлану белән Иран режиссерлары беренче урыннарны алды. Без Иранда эшләнгән киноны күреп белдек дисәк тә була. Алар өчен безнең фестивальдә катнашу традициягә әйләнде. Беренчелекне алган фестивальгә кеше өмет итеп килә. Шуңа безгә киләләр дип уйлыйм”,- ди Зилә Вәлиева.
“Ике хатын”ның “Алтын минбәре” бар инде
Узган елгы “Алтын минбәр”нең иң зур бүләген режиссер Нәсер Хемирның “Баба Азиз” дигән киносы алган иде. Бу фильмны төшерүдә 7 ил катнашкан. Әсәр чүлдә адашкан сукыр дәрвиш Гәзиз бабай һәм аның оныгы Иштәр турында. Татарстаннан Рамил Төхвәтуллинның “Дилемма” әсәренә тамашачылар күңелен яулаган өчен махсус бүләк тапшырылды. Татарстанда эшләнгән кинолар арасында тагын бер әсәр, ул бәйгедә катнашмады, режиссер Альберт Шакировның “Бабай” исемле киносы Халыкара ТЮРКСОЙ оешмасының махсус бүләгенә лаек булды. Кыска фильмнар арасында татар- башкорт милли рухын яктырткан Тукайга багышланган “121” һәм Уфадан “Ике хатын” дигән ике әсәр катнашкан иде узган фестивальдә. Бөтендөнья татар конгрессы Тукай рухын ачкан өчен үзенең махсус бүләген режиссер Салават Юзеевка тапшырды. Ә Башкортстаннан “Ике хатын” 14 кыска фильм арасында җиңеп чыккан иде.